Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәзерге студентлар пистолет йөртә, наркотик сата?!

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләре шәһәр базары районында 14 грамм наркотик матдә белән Марий Эл Республикасыннан 20 яшьлек студентны тоткарлый.

IV курс студенты бирегә иптәшләре белән шәһәрдә йөрергә һәм кино карарга килүен аңлата. Аның сүзләренә караганда, наркотикларны ул  үзенә куллану өчен сатып алган. Полиция хезмәткәрләре Марий Эл Республикасының Бизергуб авылында бу егет яши торган йортта тентү ясый. Анда да тагын 300 граммга якын  наркотиклы төргәкләр, пакет һәм банкалар табып алына.
Экспертиза  табылган матдәнең марихуана булуын ачыклый.  Тентү барышында  наркополицейскийлар  шулай ук 75 патрон һәм пистолет та таба.  Тоткарланган студентка наркотикларны сатып алган, саклаган,  йөрткән, әзерләгән өчен РФ УКның 228нче статьясы буенча  җинаять эше кузгатыла. Хәзер  сугыш кирәк-яракларын һәм коралны законсыз  саклаган өчен җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X