Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хыяллану зыянлы

Кешеләр ике төркемгә бүленә. Кемнәрдер хыяллана һәм могҗи­зага ышана, кайберәүләр үз теләкләрен үзләре тормышка ашыра. Икенче юл катлаулырак, әмма анысы уңай нәтиҗәгә тизрәк китерә.

Мәсәлән, иң популяр хыялларның берсе – машина сатып алуны карыйк. Үз машинаң  булу уңай, бу – гаиләң белән еракта яшәгән туганнарың һәм дусларың янына бару мөмкинлеге, ә кайберәүләр өчен күрше шәһәрдә эшкә урнашу дигән сүз. Моны тормышка ашыруга нәрсә комачаулый? Иң еш таралган сәбәп – кирәкле сумманың булмавы, акча җыю мөмкинлеге дә юк. Бу проблеманы хәл итүнең берничә ысулы бар: туганнарыңнан сорап тору, яки дусларыңнан әҗәткә алу. Әмма хәтта бу очракта да кирәкле сумманы җыеп бетерү мөмкин түгел диярлек. Уңайлы һәм иң җайлы ысул бар – банктан кредит алу. Сез акчаны бөтен кешегә берьюлы түгел, ә бер банкка гына кайтарырга тиеш булачаксыз. Бу танышларыңа шалтыратып чыгуга караганда бик күпкә тизрәк тә. Өйдә утырган килеш тә кредитка заявка биреп, берничә көн эчендә акчаны кулга төшерергә була. Һәм сез нәкъ менә үзегезгә кирәк булган сумманы алачаксыз. 

Ни өчен без кредитлардан куркабыз? 

Белгечләр моны финанс буенча белемнәр булмау белән аңлата. Гади генә итеп әйткәндә, без иске карашлар белән яшибез: «Банклар безне алдаячак, бу кыйммәткә төшә, үзем ничек тә булса җыйсам, яхшырак». Банклар безнең өчен гадәти булган кибет, кафе, автосервислардан берни белән дә аерылмый. Алар безнең өчен аерым бер вәзгыятьтә кирәк булган продуктны тәкъдим итә. Әгәр сезнең теләгән әйберегезне сатып алырга акчагыз юк икән, банклар ярдәм итәчәк. Теләсә кемнең янәшәсендә кредит алып үз максатларына ирешкән – бакча йорты салган, ремонт ясаган, мебель сатып алган кешеләр бар. Әгәр үз планнарыңны хәзер үк тормышка ашырырга мөмкин икән, нигә еллар буе көтәргә? 

Ак Барс Банк, һәр клиентка шәхси якын килеп, кредит алуның уңай шартларын тәкъдим итә. Мәсәлән, сез тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне иминиятләштереп, 4 елга 500 мең сум кредит аласыз. Процент ставкасы бер елга 11,5% тәшкил итә. Әгәр сез хезмәт хакын Ак Барс Банк картасына алсагыз, шартлар тагын да уңайрак булачак: бер айга 12,9 мең сум түләп бару шарты белән 11% еллык ставка. Үзеңә кирәкле кредитны akbars.ru сайтына кереп, алдан исәпләп була. Кредитка заявканы онлайн-банк яки мобиль кушымта аша бирергә мөмкин. Кредитны дистанцион һәм банкомат аша кайтару уңай.

«АК БАРС» БАНК ГАҖ 
РФ Үзәк банкының 12.08.2015 елдагы № 2590 генераль лицензиясе
Искәрмә «Реклама хокукында»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X