Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәйрияче Яшел Үзәндә яшәүче 94 яшьлек әбигә фатир алу өчен акча күчергән

Меценат фатир сатып алу өчен җитмәгән 1,7 миллион сум акча биргән, ул үз исемен ачмаган.

Казан меценаты Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортта яшәүче Дания Перминовага һәм аның әнисе, 94 яшьлек тыл хезмәтчәне Мәрфуга Гадиевага фатир сатып алу өчен кирәкле сумманы бүлеп биргән. Бу турыда Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дания Нургазиз кызы – ике фатир хуҗасы: берсе Карл Маркс урамы, 29; икенчесе - Декабристлар урамы буенча 9 нчы йортта. Ике йорт та авария хәлендә. Декабристлар урамындагы фатирда Дания Перминова белән аның әнисе яши.

Меценат, тыл хезмәтчәненең катлаулы хәлдә калуын белеп, хатын-кызларга ярдәм итәргә булган.

Дания Нургазиз кызы яшәү өчен Яшел Үзән, Шустов урамы, 6 нчы йорт, 29 нчы фатир адресы буенча ике бүлмәле фатир сайлаган. Аның мәйданы 67,2 квадрат метр тәшкил итә. Фатир бәясе - 2,9 млн сум. Сумманың бер өлешен – 1,2 млн сумны Дания Перминова үзе кертә. Бу авария хәлендәге торак мәйданы өчен компенсация сыйфатында аңа күчерелгән акчалар. Сатып алу өчен җитмәгән акчаны - 1,7 миллион сум акчаны хәйрияче биргән, ул үз исемен ачмаган.

Дания Перминова ярдәмне кабул итәргә ашыкмый. Ул анда ремонт үткәрүне - кладовка белән аш бүлмәсе арасындагы диварларны сүтүне, балконда җылы идән җәюне, линолеумны паркетка алыштыруны таләп итә. Ремонт бәясен 450 мең сум дип белдерелгән.

Яшел Үзән районы техник күзәтү хезмәте белгечләре фатирны карап чыккан. Нәтиҗәдә фатирда сантехника һәм электр плитәсе урнаштыру таләп ителә. Ремонт суммасы 40 мең сум тәшкил итә. Муниципалитет әлеге ремонтны үз хисабына иң кыска вакыт эчендә башкарырга әзер.

Хәзер Дания Перминова ярдәмнән баш тартырга яки яңа төзекләндерелгән торакка күчү турында карар кабул итәргә тиеш.

«Татар-информ»

Фото: zelenodolsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев