Хушлашмыйча китеп бардың
Хөрмәтле редакция!
Хөрмәтле редакция!
Әткәй, Сираҗиев Габбас Гыйрфан улының,безнең арабыздан кайтмас җирләргә китүенә 40 көн була. 3 августта 100 яшь тулган булыр иде. Шушы язмам аңа хәер-догам булып ирешсен иде дигән теләктә калам.
Сокланырлык һәм матур итеп, көнләшерлек бай тормыш юлын үтте безнең әткәебез.
Утлар-сулар кичте,
батмады,
Авыр юллар буйлап атлады.
Бирешмәде җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә кеше
булганга.
«Ә озак яшәүгә килгәндә моның бернинди дә сере юк, кешеләрне, тормышны яратырга, һәр көнеңә куанып шөкер итеп яшәргә, яшәү ямен белергә, мондый оҗмахта яшәгәндә бакыйлыкка күчү гөнаһ булыр» –дия иде хәл белергә килгән кешеләргә.
«Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам
газраилны күргәндә дә,
Мин китәрмен ерак,
сез каласыз,
Мин китәрмен ерак илләргә дип җырлармын,
Җәсадымны туфрак белән күмгәндә дә» – дип, гел Тукай шигырен кабатлады.
... Ә үзе хушлашмыйча китте дә барды.
Сугыш турында сөйләргә яратмады ул. Горурланып орден- медальләр тагып йөргәнен хәтерләмим.
Һаман да күз алдымда: җилдә җилфердәгән буш җиңе атылган яралы кош кебек чайкала...
Карашәм авылыннан балалары, оныклары исеменнән кызы Фәүзия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев