Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХУҖАБИКӘГӘ ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Укып карагыз әле, файдасы тими калмас, киңәшләрнең кирәге чыгар.

 

Тулы

» Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән - зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.

» Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз - ул   сыйфатын югалтмаячак.

» Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.

» Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.

» Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.

» Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.

» Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз - ул йомшаячак.

» Балыкны бер - ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз.

» Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк. 

Тулырак газетабызның 56нчы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев