Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтер бакчасы: Яшел Үзән районында 3,5 меңнән артык нарат утыртылган

Әйшә урманчылыгының 1,2 гектар кишәрлегендә, Васильево бистәсе янында, яшь агачлар белән тулды - урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өч меңнән артык нарат үсентесе утыртты.

Урманны тулыландыруның апрель ае этабы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры килде. "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе җирле урманчылыкның 50 хезмәткәрен һәм ветераннарын берләштерде.

- Мондый акция уздырылачагын белгәч, читтә кала алмадым. Урманга ярдәм итү - бу бит шундый зур бәхет! Урман - безнең уртак йортыбыз! - дип саный Николай Калдин. Ул Васильево урман хуҗалыгында 40 ел эшләгән һәм бүгенге көнгә кадәр яшь хезмәттәшләренә киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итә. Дусларча команда участок буйлап таралды, алдан ук казылган буразналар үсентеләр белән әкрен генә тула башлады.

- Бу җир очраклы гына сайланмаган. Моннан 7-8 ел элек биредә наратларның тамырлары череп үлгән иде. Участок чистартылган, техника ярдәмендә әзерләнгән. Үсентеләр безнең база питомнигыннан файдаланыла, - дип сөйләде Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Закиров.

Җәй дәвамында яшь агачларны аерым тәрбиялиләр, тиешле контроль булса гына, наратның тернәкләнүе 80% ка җитә. Ул ел буена уртача 20 см үсә. Димәк, 5 елдан хәтер бакчасын метр биеклектәге ылыслы гүзәл агачлар бизәячәк.
Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев