Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хроник авыруларны паразитлар китереп чыгара

Татарстан Республикасы территориясендә паразитар авырулар проблемасы әлегә бик актуаль булып тора. Яшел Үзән районында ел саен шундый авырулар белән 400гә якын кеше теркәлә.

Инфекцион һәм паразитар авырулар структурасында  (грипп һәм ОРВИдан кала) паразитозлар 10-13 процент тәшкил итә. Безнең районда иң киң таралганы контакт­лы гельминтозлар (энтеробиоз, токсокароз) булып тора – 89,5 % (ТР буенча – 91,7%) һәм 9,44 процентны протоозлар (лямблиоз) тәшкил итә (ТРда – 6,9%). 
Бу хакта безгә ТР буенча кулланучылар хокукын һәм иминлеген  яклау өлкәсендә федераль хезмәт идарәсенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Ирина Фадеева менә ниләр сөйли:   
– Паразит дигән сүз грек теленнән алынып «әрәмтамак» дигәнне аңлата. Алар чит җан ияләре исәбенә яши торган иң түбән организм­нар булып тора.  Паразитлар хуҗа организмына кире тәэсир ясап, төрле авырулар китереп чыгара. 
Кешеләрдә алар, мәсәлән, холецистит, үт куыгында таш, панкреатит, колит, шикәр диабеты, астма, дерматит, хроник ару, анемия авыруларына, баш авыртуларга, иммунитет төшүгә китерә. Югарыда әйтелгән симптомнар  организмда паразитлар  яшәвен аңлатырга мөмкин. 
Паразитлар  организмда озак вакыт яшәсә, кешенең иммун системасы бозыла. Чит антитәнчекләр белән даими көрәшү – гормональ киеренкелеккә һәм организмның ракка каршы тора алмавына китерә.   
Паразитозлар стадияләп үсә, күкәйләре  тышкы тирәлектә еллар буе саклана ала. Аларга каршы иммунопрофилактика ысуллары юк.  
2018 елда республикада 13 описторхоз очрагы теркәлгән. Ул балык ризыкларын дөрес итеп әзерләмәгәндә эләгергә мөмкин. Аның беренче билгеләре бер айдан соң гына сизелә башлый. Бавыр функцияләре бозыла.  Кискен стадиясе 2 айга кадәр дәвам итә. Кеше дәваланмаса, процесс хроник стадиягә күчә. 

Ничек сакланырга?

Тулырак газетада (№36).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X