Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр! Сезне ихлас күңелдән Шәһәр көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм – төрле буын, төрле милләт, мәдәният һәм дин бердәмлеге символы булып тора. Яшел Үзән – республикабызда иң яхшы һәм матур шәһәрләрнең берсе. Ә биредә гомер кичергән һәм иң гүзәл вакытларын аңа багышлаганнар өчен ул – иң яраткан шәһәр.

Нәкъ менә шул мәхәббәт төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерә, батырлык белән тулы искиткеч үткән белән динамикалы һәм дәрәҗәле бүгенге көнне тарихи бәйли дә.
Безнең районыбыз үзәге булып торган Яшел Үзәнгә - 87 яшь. Ул – без тагын да матуррак һәм уңышлырак итәргә теләгән кадерле шәһәребез. Үзенең идеяләре, хезмәте һәм таланты белән Яшел Үзәнне үстерүгә, төзекләндерүгә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт.
Ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең буын, яраткан шәһәребезнең бүгенге һәм киләчәк казанышларының ныклы нигезен булдырды.
Яшел Үзәнебез елдан-ел матурлансын, төзекләнсен һәм үссен, яхшы кәеф безнең даими юлдашчыбыз, ә биредә яшәүчеләрнең йөзләрендәге елмаю ихлас булсын иде. Һәрбер гаиләнең тормышы күңел җылысы, якты киләчәккә ышаныч белән тулсын!
Чын күңелемнән сәламәтлек, мул тормыш, нәтиҗәле һәм уңышлы эшчәнлек телим!


Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтенең генераль директоры,
ТР Дәүләт Советы депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев