Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, мөселманнар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Һәр мөселман өчен мөһим булган бу бәйрәм тынычлыкны һәм татулыкны, якыннарыңны гафу итүне һәм кайгыртуны гәүдәләндерә.

 Ул диннең гаделлеккә һәм шәфкатьлелеккә өндәгән гомумкешелек нигезләрен искәртә.

Мөселманнар һәр вакытта да шушы бәйрәм белән туган якта тынычлыкка өметләрен, зур һәм кече эшләрдә фикердәшлек һәм уңышларын бәйлиләр. Районыбызның бәһасез байлыгы – гражданнар теләктәшлегенә, хезмәттәшлекне ныгытуга төбәгебез мөселманнарының керткән өлешен билгеләү куанычы.
Мөселман йолаларына тугры калып, сез районыбызда төрле халыкларының үзара аңлашуын, толерантлыгын, милләтара тынычлыгын һәм татулыгын ныгытуга ярдәм итәсез.

Корбан чалу бәйрәме сезнең изге эшләрегезнең югары әхлакый идеаллары чагылышы булсын. Халкыбызның рухи уртаклыгы хакына чын диннең лаеклы дәвамчылары булыгыз. Догаларыгыз кабул булсын! Бу изге көннәрдә муллык, нык сәламәтлек, шатлык, тынычлык, иминлек кебек изге теләкләрне кабул итегез.

Михаил Афанасьев, ЯҮМР җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев