Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!Кадерле дуслар!

Хөрмәтле ветераннар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Татарстан Республикасы көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бу дәүләт бәйрәме үз Ватанын яратучыларга, хезмәтен, сәләтен һәм күңеленең бер өлешен аның үсешенә багышлаучыларга бик мөһим. Төрле милләт һәм дин вәкилләрен бер гаиләгә берләштергән безнең республика – ачык төбәк, анда кеше капиталын үстерүгә һәм һәр кешенең үз-үзен тоту өчен уңай шартлар булдыруга басым ясала. Бүген Татарстан инновацион потенциалны үстерүдә шактый уңыш ларга ирешә, яңа сәнәгать производстволары ачыла, без Россия Федерациясе субъектлары лидерлары арасына керәбез. Безнең республика тотрыклылык һәм татулык үрнәге булып тора, бу барлык төп күрсәткечләр буенча динамик үсешне тәэмин итә.


Республиканың гомуми үсешенә Яшел Үзән халкы да нәтиҗәле хезмәтләре, тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән үз өлешен кертә. Безнең искиткеч матур Идел буенда урнашкан шәһәребезгә быел – 90 ел. Үз тарихында Яшел Үзән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе елъязмасына бик күп әһәмиятле битләрне язган күп кенә искиткеч кешеләрнең кече Ватаны булды. Без барыбыз бергә Ватаныбызның иминлеге турында кайгыртабыз, данлы традицияләрне, бай мәдәни һәм рухи мирасны саклап калабыз.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган Татарстанның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлегегездә уңышлар телибез!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖнең
генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев