Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунакларЫ! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм үзендә бердәмлек, берләшү һәм гражданлык җаваплылыгы идеяләрен йөртә. Барыбыз да – милләтләребез һәм карашларыбыз төрле булган Россия гражданнары, гомуми тарихыбыз һәм гомуми киләчәге белән бер халык булып торабыз. Без күпсанлы территорияләрнең һәм мәдәниятнең кабатланмас мираслы илендә яшибез, әмма барыбызны да бер-беребез белән татулыкта, кеше хокукларын һәм иреген хөрмәт итеп чын күңелдән яшәү теләге берләштерә. Татарстан Республикасы көчле сәнәгать инновацион төбәк буларак, динамик төстә үсеш алып, тулы канлы тормыш белән яши. Татарстанлылар, шул исәптән, яшел үзәнлеләр тарафыннан, безнең дустанә җиребездә гасырлар буе яшәгән халыкларның мәдәни кыйммәтенә хөрмәт, гражданлык теләктәшлеге һәм толерантлык даирәсен ныгыту өлкәсендә сизелерлек тәҗрибә тупланган. Барыбызның да ватаныбызның ирекле һәм куәтле дәүләт итеп күрәсебез килә. Һәр гражданин, дәүләтебезнең социаль-икътисади үсешен тотрыклылык, иҗтимагый һәм милләтара килешү белән тәэмин итеп, үзенең саллы өлешен кертә. Бары бергә, көчләрне берләштереп, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә, куелган максатларга ирешеп, тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкин. 
Кадерле яшел үзәнлеләр! Бөек илебез һәм туган республикабыз өчен горурлык хисе безне һәрвакыт берләштерсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, оптимизм, тормыш нык лыгы, тынычлык телибез!


Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү 
Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«Ак Барс» Суднолар төзү 
Корпорациясе» АҖ профсоюзлар 
оешмасы рәисе это после правки пожалуйста поменяй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев