Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе » АҖ коллективы исеменнән илебез тарихында истәлекле көн – Бөек Җиңү көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

9 Май – һәркем өчен изге һәм кадерле бәйрәм, аны без аерым хисләр белән каршы алабыз. Без һәрвакыт Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшкән, тылда хезмәт иткән, сугыштан соңгы елларда илне торгызган кешеләрнең батырлыгын олыларбыз. Җиңүчеләр буынының батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге безнең хәтеребездә яши һәм үрнәк булып тора, уңышларга ирешергә, Россиянең көчле, ирек ле һәм заманча дәүләт булуына омтылырга ярдәм итә.

Тарихта куркыныч һәм аяусыз булган Бөек Ватан сугышы бер генә йортны да, бер генә Россия гаиләсен дә читләтеп үтмәде. Әлеге дәһшәтле, авырлыклар һәм югалтулар белән тулы еллар бездән ерак лашкан саен, илебез бәйсезлеген саклап калган һәм дөньяны фашизмнан коткарган халкыбызның батырлыгы бөеклеген тирәнрәк аңлыйбыз.

Кадерле ветераннар, хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз, зирәклегегез һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен сезгә баш иябез! Үз эшләрегез, тормыш үрнәгегез белән Сез безгә туган җиргә мәхәббәт, кыенлыкларга карамастан, максатка бару һәм җиңүгә ирешү сәләтен бирдегез. Бүген без, сезнең балаларыгыз, Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтлибез, дәүләтебезнең киләчәген бергәләп төзибез, аның данын һәм мәнфәгатьләрен яклыйбыз.

Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез! Май көннәре сезнең йөрәкләрегезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы белән җылытсын, өйләрегезне тынычлык һәм игелек белән тулыландырсын! Бөек Җиңү һәм аның истәлеге һәрвакыт безнең белән – йөрәкләребездә, игелекле башлангычларда, өлкән буын турында көндәлек кайгыртуда һәм Ватаныбыз хакына иҗади хезмәтебездә булсын!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев