Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖнең (POZIS) меңләгән коллективы исеменнән безнең Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Утыз ике ел элек Татарстан тарихында яңа сәхифә ачылды: безнең төбәктә икътисадны динамикалы үстерүгә, рухи һәм мәдәни потенциалны ныгытуга, җәмгыять тә тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим үзгәрешләргә нигез салынды.
Бүген Татарстан Республикасы икътисадый, социаль, милли сәясәтне гамәлгә ашыруның ачык мисалы булып тора. Төбәктә нәтиҗәле, көндәшлеккә сәләтле икътисад булдыруга, социаль, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру буенча бурычлар уңышлы хәл ителә. Һәм бу, һичшиксез, һәрберебезнең дә казанышы. Безнең хезмәт нәтиҗәсендә сәнәгатьтә яңа технологияләр барлыкка килә, җитештерү модернизацияләнә, бу регион потенциалын саклап калырга гына түгел, ә аны алга таба да үстерергә мөмкинлек бирә.
Безнең Яшел Үзән муниципалитеты бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Республика белән бергә без соңгы елларда күп эш башкардык. Әмма бүген безнең алда тагын да амбициоз бурычлар тора. Барлык уй-ниятләребезне дә үтәргә көчебез җитәр дип ышанабыз. Чөнки Яшел Үзән элек-электән бердәм һәм тату яшәүче, бай тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурлана торган, безнең кече Ватанны тагын да матуррак, уңайлырак итү идеяләре белән янып яшәгән талантлы һәм хезмәт сөючән халкы белән дан тота.
Республиканың зур җитештерү предприятиеләре шәһәр һәм регионның икътисадый үсеше һәм байлыгы нигезен тәшкил итә. Шунысы куанычлы, Татарстанның иминлегенә ярдәм итүче предприятиеләрнең берсе – POZIS компаниясе.
Бүген «ПОЗиС» АҖ үзенең җитештерү һәм инвестиция потенциалын планлы рәвештә үстерә. Компания перспектив инновацион проектларны гамәлгә ашыра, POZIS бренды астында 160тан артык югары сыйфатлы суыткыч продукциясе чыгара. Яшел Үзән суыткычлары Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә билгеле. Марканың популярлыгы – җитештерүчене тану гына түгел, ә Татарстан һәм Россия, безнең Яшел Үзән шәһәренең абруен күтәрү дә.
Кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән тынычлык, иминлек, бәхет, нык сәламәтлек һәм Яшел Үзән шәһәренең, туган республикабызның һәм бөек илебез – Россиянең чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлегегездә яңа уңышлар телибез! Безнең һәрберебез: «Яшел Үзән – синең һәм минем «яшел» шәһәр!» – дип, күңеле белән әйтергә тиеш.
Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» АҖнең (POZIS) генераль директоры.
Константин Антипов,
профком рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев