Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм – буыннар зирәклеге һәм чорлар бәйләнеше символы, алардан башка кешелек үсеше мөмкин түгел. Бу – озак еллар намуслы хезмәте һәм предприятиебез, шәһәр һәм ра­йоныбыз үсешенә зур өлеш керткәне өчен барлык өлкән яшел үзәнлеләргә – пенсионерларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Хөрмәтле ветераннар! Нәкъ менә сез «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ үсеше өчен ныклы нигез салдыгыз, ул бүген илнең әйдәп баручы суднолар төзү заводлары исәбенә ышанычлы керә. Сез үз тормышыгызны заводка, коллектив, предприятие, ил мәнфәгатьләренә багышладыгыз, сезнең өчен алар һәрвакыт беренче урында булды. Сез батырлык һәм фидакарьлек, патриотизм һәм югары әхлаклылык, иң яхшы традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклаучылар, яшь белгечләр өчен ышанычлы терәк һәм остаз булдыгыз һәм булачаксыз.
Без сезгә бүген дә сафта калуыгыз, белемегез һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне яшьләр белән юмарт бүлешүегез, яшь яшел үзәнлеләрдә көчле рух, хезмәт сөючәнлек, пат­риотизм тәрбияләвегез өчен рәхмәтлебез. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, эшләребездә һәм омтылышларыбыз­да тигезләшәбез, сез салган иң яхшы традицияләрне саклап калу һәм арттыру өчен барысын да эшлибез.
Хөрмәтле ветераннар, ныклык һәм кыюлык, намуслылык һәм фидакарьлек, хезмәт һәм сугышчан батырлыгыгыз өчен баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер телибез!

Александр Филиппов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ генераль директорының беренче урынбасары
Михаил Подгорнов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең профсоюз оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев