Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Шәһәр көне белән иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Бу искиткеч бәйрәм һәм без яши, укый, эшли, гаилә кора, балалар тәрбияли торган кече ватаныбызга тагын бер кат яратуыбызны белдерү өчен мөмкинлек. Яшел Үзән – инде берничә буынның хезмәт иясе. Шәһәр – күңеле һәм йөрәге булып торган кешеләре аркасында яши. Шуңа да, без бу көнне барлык һөнәр вәкилләрен хөрмәтлибез. Барлык ветераннар, хезмәтчәннәр алдында баш иябез, хөрмәтебезне белдерәбез, рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шәһәр көне – иң җылы һәм күңелле бәйрәм. Нинди генә төрле булсак та, язмышларыбыз ничек кенә язылса да, барыбызны да гомуми йортыбызга мәхәббәт һәм киләчәгенә битараф булмау берләштерә. Без чын мәгънәсендә шәһәребезнең тарихы, заманча казанышлары белән горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз. Без бердәм рәвештә икътисадны үстерәбез, гамәлдәге җитештерүне модернизациялибез һәм яңасын булдырабыз, юлларны төзекләндерәбез, йортлар төзибез һәм социаль инфраструктураны камилләштерәбез. Бергәләшеп проблемалы мәсьәләләрне хәл итәбез һәм бердәм команда белән алга барачакбыз. Һәрберебез бүген үзенең хезмәте, яраткан шәһәренә карата мөнәсәбәте, сүзләре һәм гамәлләре белән киләчәктә Яшел Үзән нинди хәлдә балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырылуын билгели. Бергә булганда теләсә нинди мәсьәләләрне дә чишә алачакбыз!
Чын күңелдән яшел үзәнлеләргә исәнлек, бәхет, иминлек, һәр яхшы эшегездә һәм башлангычыгызда уңышлар телибез! Яшел Үзән тарихының алдагы һәр бите безнең яраткан шәһәребезнең чәчәк атуына, үсешенә юнәлдерелгән грандиоз планнарны гамәлгә ашыру юлында якты адым булсын! Бәйрәм белән!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ хакимияте
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ профсоюзлар ассоциациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев