Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән шәһәре һәм районы халкы!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Беренче май үзе белән яз һәм җылылык, өметләр, үз мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыру теләген алып килә, бу чын хезмәт ияләре бәйрәме. Безнең районда максатчан, хезмәт сөючән, югары һөнәри осталыкка ия гаҗәеп кешеләр яши һәм эшли. Без барыбыз да үз җиребезнең, йортыбызның иминлеген, һәр кешенең хезмәтенә ихтыяҗ булуын, тотрыклылык һәм канәгатьлек китерүен телибез.

Кызганыч, бүгенге чынбарлык 1 майны безнең өчен гадәти режимда бәйрәм итәргә мөмкинлек бирмәячәк. Килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында табигатьтә ял итү урынына, без барыбыз да өйдә калырга мәҗбүр. Бу мәҗбүри чара һәм ул Яз бәйрәмен күңелсезләндерергә тиеш түгел, чөнки, иң мөһиме, һәрвакытта да - өйдәге мохит. Ә кыенлыклар инде тиздән артта калыр, дип ышанам.
Чын күңелдән сезнең йортыгызга тынычлык, иминлек, сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык телим!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев