Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы! Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россия эшмәкәрлеге көне белән котлыйм!

Бу үз эшен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Эшмәкәрләр - халыкның иң эшлекле, үз энергиясен һәм талантын милли байлыкны булдыруга һәм арттыруга юнәлдергән өлеше. Бу бәйрәмнең асылы - күп санлы кыенлыкларга карамастан, яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүче, районда эш урыннары булдыручы, ахыр чиктә – яшел үзәнлеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүчеләрнең хезмәтенә ихтирам билгесе.

Чын эшмәкәр - һәрвакыт яңа үрләргә омтылучы кеше. Яшел Үзән җирендә эш алып баручыларга без рәхмәтле, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашалар, район үсешенә үз тәҗрибәләрен һәм иҗади энергиясен кертәләр. Без бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген үстерәбез һәм үз эшен булдыра алган булдыклы кешеләргә ярдәм итүне район администрациясе эшендә өстенлекле юнәлеш дип саныйбыз. ⠀

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Стандарт булмаган карарлар, яңа проектлар, зур уңышлар, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X