Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Кадерле дуслар!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы исеменнән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Беренче май – безнең илдә барлык буыннарны берләштерүче бәйрәм. Бу көнне без ветераннарның фидакарь хезмәтенә аерым горурлык һәм ихласлык белән рәхмәтебезне белдерәбез. Алар, сугыш чорының барлык авырлыкларын җиңеп, халык хуҗалыгын хәрабәләр һәм көл өемнәреннән торгыздылар, сугыштан соңгы елларда икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыттылар һәм үстерделәр. Бөек Ватаныбыз үсешенә зур өлеш керткән, аның икътисадый куәтен ныгытырга һәм гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә омтылган һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез.

Горькийлылар һәрвакыт уртак гамәлләр хакына эшли белде. Сугыш, икътисади кризислар, җитештерүнең кимү һәм күтәрелеш елларында чыныккан завод халкы күп тапкырлар теләсә нинди авыр бурычларны хәл итә алуын һәм һәрвакыт яңа хезмәт казанышларына һәм иҗади эзләнүләргә әзер булуын исбатлады. Намуслы хезмәтегез, үз эшегезне һәм туган предприятиегезне чын күңелдән яратуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт һәм татулык, тынычлык һәм иҗат илһамы, туган җиребез иминлеге хакына алга таба да нәтиҗәле эшләр телим!

Александр Карпов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев