Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелдән илебезнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Бу көн безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм кадерле – миллионлаган тормыш бәрабәренә яуланган Җиңү. 1945 елның маеннан безне 76 ел аерып тора, әмма бүген, һәрвакыттагыча, 9 майны без күңелдә аеруча зур дулкынлану, йөрәкләрдә горурлык һәм шатлыклы хисләр белән каршы алабыз!

Бөек Ватан сугышы – ул тарих кына түгел, ул зур көч һәм ныклык, батырлык, Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Яшел Үзәннең һәр гаиләсендә диярлек үз тормышларын киләчәк буынга ирек һәм тыныч күк йөзе хакына гомерен биргән якыннары бар. Без тагын бер кат бар халыкның ихтыяры һәм бердәмлегенең нинди зур көч булуына инандык. Безнең бердәмлек, иҗтимагый татулык ныклы дәүләт нигезе һәм аның уңышлы үсеш гарантиясе булып тора. Без, Ватанны саклаучыларның балалары һәм оныклары, Бөек Җиңү байрагын еллар аша намус һәм горурлык белән күтәреп, Россияне сак ларга тиеш.

Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сез биргән бүгенге якты киләчәгебез өчен рәхмәт әйтәбез! Бу бәйрәм һәм тантаналы көндә Сезгә һәм Яшел Үзән районы халкына чын күңелдән нык сәламәтлек, игелекле һәм шатлыклы үзгәрешләр телим!
Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт чиста һәм тыныч булсын!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев