Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Түбән Урысбага җирлегендә яшәүче мөселман дин кардәшләр, райондашлар!

Сезне олы бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас котлыйбыз!

Бу – күңелләргә миһербанлык салучы, бердәмлеккә һәм үзара хөрмәткә өндәүче, иман нурын арттыручы бәйрәм уңаеннан, һәрбарчабызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, муллык телибез. Өйләребез – шатлык һәм нур, ә йөрәкләребез иман ныклыгы, мәхәббәт һәм игелек белән тулсын. Алдагы көннәрдә дә дус һәм бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшәсәк иде.
Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын!
Якты теләкләрегезнең чынга ашуын, бәхетле тормыш теләп,
Түбән Урысбага авыл җирлеге хакимияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев