Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

"Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе" ДАУЗда 2020 елның 20 мартыннан стационар бүлекчәләрдә дәваланучы пациентларга бару буенча чикләү чаралары (карантин), шулай ук, битлек режимы кертелә һәм дезинфекция режимы көчәя.

Стационар дәваланудагы авыруларга алып киленгән әйберләр көн саен 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Нигезләмә. Яшел Үзән районы буенча Баш дәүләт санитария табибының 19.03.2020 елгы 1нче номерлы карары һәм «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкаручының 19.03.2020 елгы 133/04 номерлы боерыгы.

«Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУ стационар бүлекчәләрендә карантин кертүне аңлавыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев