Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мөселманнар, «Майский» теплицалар комбинаты хезмәткәрләре, яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелдән мөселман халкының изге бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән котлыйм!

Кылган догаларның кабул булуын, изге ниятләрнең һәм якты хыялларның тормышка ашуын, йорт-җирләребезгә бәрәкәт иңүен теләп калам. 
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
Бәйрәм табыннарын безнең «Майский» агрокомбинаты җитештергән, сезнең хәләл көчегез кергән яшелчәләр дә бизи. Намуслы хезмәтегезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Барыбыз да игелекле гамәлләр кылырга ашыгыйк! 

Илшат ГАНИЕВ,
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтенең генераль директоры, 
ТР Дәүләт Советы депутаты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев