Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, яшел үзәнлеләр һәм кунаклар

Сезне чын күңелдән изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм!

Бу көн мөселман календарендә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Корбан гаете игелек һәм гаделлек, җаваплылык һәм сабырлык кебек кыйммәтләрне үз иткән иманлыларның рух ныклыгын, дингә ышанычын символлаштыра.
Яшел Үзән мөселманнары башка конфессия халыклары белән гасырлар дәвамында дустанә һәм килешеп гомер итә, яшәгән җиребездә рухи һәм мәдәни күптөрлелекне саклауга үз өлешләрен кертә.
Бу бәйрәм тормышыгызга тынычлык, мәхәббәт һәм бәхет китерсен. Кылган догаларыгыз, изге гамәлләрегез, ниятләрегез һәм чалган корбаннарыгыз кабул булсын.
Корбан бәйрәме һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, сәламәтлек, уңышлар һәм муллык алып килсен! Бәйрәм белән!
Әүфәр Галиев,
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ
генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев