Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, ветераннар!

Бер таңнан икенче таңгача җирдә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

Бу көн уңаеннан, сезнең һәрберегезгә, түземлек һәм сабырлык таләп итә торган ялсыз һәм авыр көндәлек фидакарь, намуслы хезмәтегез, җиргә, хайваннарга, техника һәм җиһазларга хуҗаларча сак мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Ару-талу белән исәпләшмәвегез, тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүгенге көндә илебез өстәлләре мул.
Сез эшләгән җирләр уңдырышлы, анда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә – сусыл, хуш исле, файдалы булсын. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, муллык, алдагы көнгә ышаныч, рух ныклыгы, бары тик яхшы якка үзгәрешләр һәм яңа хезмәт казанышлары телим. Сезнең җиргә бүләк ителгән хезмәтегез бөтен ил өчен бик мөһим. Уңышларыгыз мул булсын, эшегезнең нәтиҗәләренә һәрвакыт куанып яшәгез!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинатының генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев