Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Бу көзге көннәрдә без, традиция буенча, аграриянең авыр хезмәтен сайлаучыларны хөрмәтлибез. Урак өсте артта калды, чираттагы елга нәтиҗәләр ясала, һәм сез, хөрмәтле кыр, ферма хезмәтчәннәре, лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итәсез.

Авыл хезмәте мактаулы, әмма авыр да. Һәм аны һәркем булдыра да алмый. Үзегезнең тырышлыгыгыз белән, һава шартларының уңайсыз булуына карамастан, сез районыбызны икмәк, азык-төлек белән тәэмин итүченең җаваплы бурычын үтәү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.

Крестьян хезмәте кешедән тулы бирелгәнлек һәм үҗәтлек белән, нәтиҗәле итеп, киләчәкне алдан күреп эшли белүне таләп итә.
Планетада нинди генә техник прогресс булмасын, әмма авыл хуҗалыгыннан башка, хәтта иң заманча кешегә дә, яшәү мөмкин түгел.
Намуслы, авыр, әмма барыбызга да бик кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Җирдә хезмәт итүчеләрнең барчасына да югары уңыш, төзек техника һәм матур һава торышы, нык сәламәтлек телибез.

«Яшел Үзән икмәк комбинаты» коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев