Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә хезмәт куючы, терлек үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнүче, азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә хезмәт куючы барлык кешеләрне берләштерә.

Яшел Үзән районында Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә иң яхшы товарлар белән тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар: "Майский", "Татягода","Гудакен" теплица комбинатлары, "Индюжина" һәм башкалар эшли.

Крестьян-фермер хуҗалыклары киңәя һәм үсә.
Ел саен без районда урып-җыю буенча җитештерү алдынгыларын хөрмәтлибез, алар елдан-ел арта һәм елдан - ел югарырак нәтиҗәләргә ирешә.

Хезмәтегез, җаваплылыгыгыз, үз эшегезгә тугры булуыгыз, туган җирегезгә мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Яңа казанышлар һәм данлы җиңүләр, нык сәламәтлек, иминлек, зур уңышларга ирешүегезне телим!

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X