Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәт һәм мәрхәмәт бәйрәме

Өлкәннәр көне – якты һәм мәрхәмәтле бәйрәм. Чөнки әйләнә тирәдәгеләр игътибарыннан өлкәннәрнең йөзләрендәге җыерчыклар  языла, йөзләренә елмаю, күзләренә  нур куна.

Шәһәребезнең  Горький исемендәге мәдәни үзәгендә өлкәннәрне әнә шулай үзгәртүче бәйрәм булды. Өлкәннәрне  район башлыгы Александр Тыгин һәм ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин котлады һәм ветераннар хәрәкәтенә  зур өлеш керткән, яшь буынны  тәрбияләүдә  актив катнашкан бер төркем  өлкәннәргә район башлыгы  грамоталарын тапшырды. Болар – төзүче ветераннар советының мәдәни-масса эше буенча даими комиссия рәисе Галина Жигунова, “Серго исемендәге завод”  ветераннар советы әгъзасы  Мария Исаева, дәүләт учреждениеләре  һәм социаль өлкә  хезмәткәрләренең ветераннар советы әгъзасы Татьяна Титова һәм күченеп кайтучы ветераннар советы рәисе урынбасары Ренат Шәрипов, “Серго исемендәге завод”ның пенсионерлар төркеме җитәкчесе  Сания Әхтәмова.

Аннары ветераннар рәхәтләнеп  үз районыбызның үзешчән артистлары катнашында концерт карады.

Ренат Шәрипов,

Яшел Үзән

 

Марат Хәялетдинов фотосында: Ренат Шәрипов (сулда) район башлыгы Александр Тыгин белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X