Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокуктан файдаланып калыгыз

70 меңнән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен традицион кәгазьдә яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә сак лана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучыларның мондый хокукы булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев