Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокук сакчылары студентлар белән аралаша

«Россия балалары – 2018» ведомстводантыш комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында, районыбызның балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе, «Форпост» һәм эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы хезмәткәрләре, Яшел Үзән механика көллиятенең беренче курс студентларының ачык утырышында катнашты.

Балигъ булмаган балалар эшләре инспекторы Наталья Хитова студентларга аңлаешлы һәм ышанырлык итеп наркотикларны куллануның аянычлы нәтиҗәләре, шәһәр һәм районда бу уңайдан хәл торышы турында сөйләде:
– Хәзерге вакытта наркотиклар, баш миңгерәткеч матдәләр кулланган һәм саткан өчен Яшел Үзән полициясендә 10, алкоголь белән бәйле – 43 яшүсмер исәптә тора. Наркотик кулланучы – 13, спиртлы эчемлекләр белән дус 288 ата-ананы, шулай ук, хокук сакчылары күз уңында тота. Агымдагы елның февраль аенда Мирный бистәсендәге автовокзалда полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек егетне тоткарлый һәм аңардан синтетик наркотик табып, алына. Әлеге, беркайда да укымаучы һәм эшләмәүче егеткә карата җинаять эше кузгатылды, суд аны 150 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Шуңа карамастан, август аенда ук аны инде пост хезмәткәрләре, наркотик исереклек билгеләре булган хәлдә, кабат тоткарлады. Ул медицина шаһитлыгыннан баш тарта, нәтиҗәдә, балигъ булмаганнар эше комиссиясе карары буенча аңа 4000 сум административ штраф салына (КоАП, 6.9.1. маддәсе).
Полиция капитаны, наркотикларны саклау һәм тарату өчен каралган җинаять һәм административ җаваплылык мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирде.
Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы әгъзасы, тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталья Милицина студентларга колледжда үзеңне тоту кагыйдәләре, наркотик матдәләрнең, алкогольнең һәм тәмәке тартуның яшүсмер организмына үтергеч йогынтысы турында сөйләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм һәрбер тискәре башлангычларга «юк» дип әйтә белү кирәклегенә басым ясады.
«Форпост» үзәге җитәкчесе Марат Якупов, яшьләрнең хокук саклау агымының эше турында сөйләде һәм барлык кул сугышы (рукопашный), строевой әзерлек белән шөгыльләнергә, хәрби техниканы өйрәнергә теләүчеләрне үзләре сафына чакырды.
Чараның ахырында студентларга хокук бозулар профилакториясе буенча видеороликлар күрсәтелде, аннан соң күтәрелгән темалар буенча җанлы фикер алышу булды.

Лилиана Славкина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск студенты дети России механический колледж