Хәния Фәрхинең кызы гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Җырчының кече кызы Алсу шатлыгы белән уртаклаша.
Ул, шушы көннәрдә Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, диплом алган!
«Хәзер мин - икътисад белеме булган визажист», – дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында. Алсу инде 5 елга якын матурлык индустриясендә хезмәт куя. Үзенең студиясе бар, дип яза "Татар тудей".
Әле шушы көннәрдә тагы бер яңалык ишетәчәкбез. Алсу бәби көтә, быел җәй ул әни булачак.
«Икеләнми әйтәм: йөклелек – хатын-кыз тормышындагы иң рәхәт вакыт. Аллаһка шөкер, мине токсикоз борчымады. Озак аяк өстендә булсам, бил генә авырта башлый. Әмма ирем бик ярдәмчел, йомышым булса, шундук җаен таба.
7-8 килограммга арттым. Сәбәбен төгәл генә әйтеп булмый: нәрсә ашавыма бәйле (көлә). Аллаһ боерса, августның беренче яртысында сабыебыз дөньяга килергә тиеш», дип язган ул.
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Исэн сау котыл
0
0