Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәмерле өстәл урынына - корьән ашы

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәр, никах, туган көннәр, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши. Ул яшәсә, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә, анда яшәүче һәр кеше гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә тиеш, дип уйлыйм. Үткән атнада үзләренең туган көннәрен, никах туйларын, изге йортыбыз - мәчеттә уздырган авылдашларның фотоларын күрсәтми булдыра алмадым. Үзенең 55 яшьлек юбилеен Яшел Үзән шәһәренең Тынычлык мәчетендә билгеләп үткән Фәния Гайнуллина турында аерым игьтибарга лаек.
Юбилей булгач, кубебез өстәлгә хәмер куеп, туган - дусларны җыеп, мәҗлес оештырырга тырыша. Ә менә Гайнуллиннар, Шаһзадиннар династиясе кебек мәчеттә җыелып, корьән тыңлап, гүр иясе булган кан-кардәшләре рухына дога кылып, күңелле итеп уздырырга да була икән. Алга таба да, шушы күркәм гадәтне дәвам итсәк иде. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын, балалар, оныклар игелеген күреп, хәләл ризыклар белән тукланып, күңел тынычлыгы белән, булганына шөкер итеп озын-озак яшәргә язсын иде, Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X