Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәләл ит үзебездә эшкәртелә

Тиздән Питрәч районында урнашкан «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ тулысынча хәләл җитештерүгә күчәргә планлаштыра.

Бу, беренче чиратта, продукцияне катнаштырып ясауны булдырмау һәм сатып алучыларның ышанычын аклау өчен эшләнелә. 
Бүгенге көндә кошчылык комплексы гадәти продукция белән беррәттән, хәләл ит тә җитештереп чыгара. Чистарту һәм суыту эшләре стандарт таләпләргә туры килә. Хәләл ит суыткычтагы аерым бүлемнәргә куела. 
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитеты билгесе булган пакетларга төрелә. Аннары итне Яшел Үзәндә хәләл нормалары буенча эшкәртәләр, шуннан соң гына әзер продукция кибет киштәләренә озатыла. 
Тиешле таләпләргә туры килерлек сугымчылар җитәрлек булмау сәбәпле, кошчылык комплексы әлегә хәләл продукция җитештерүгә тулысынча күчә алмый. Чөнки әлеге хезмәтне башкаручылар Ислам кануннары буенча яшәүче диндар кеше булырга тиеш. Хәзер комплекс тиешле кандидатуралар эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев