Хөкүмәт 2020 елда Россия курортларын ачу шартларын атады
Яшәеш

Хөкүмәт 2020 елда Россия курортларын ачу шартларын атады

Коронавирусның таралу темплары кимү очрагында, Төньяк Кавказ, Краснодар өлкәсе һәм Кырым курортлары эчке туризм өчен ачылырга мөмкин.

Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко "Россия 24" эфирында сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзер россиялеләр үзебездәге курортларгаа күбрәк игътибар итә башлаячак.

"Хәзер менә бу чикләүләр чыннан да илебездәге туристик продукт формалашуына китерәчәк", - диде Чернышенко. Шул ук вакытта, вице-премьер барлык россиялеләрне үзизоляцияләү режимын сакларга, битлекләрдән файдаланырга һәм мөмкин кадәр читтән торып эшләргә чакырды.


Нет комментариев