Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Химиотерапиядән көчлерәк: рак күзәнәкләрен үтерә

​​​​​​​Тузганактан чәй чынлап та рак күзәнәкләрен үтерергә һәм сәламәт күзәнәкләрне рактан сакларга сәләтле.

Бу үләннең дәвалау үзлекләре бик күп. Өстәвенә, бу чәйне әзерләү бик җиңел. Элек-электән безнең әби-бабайлар  аны күп авыруларны дәвалау өчен кулланган. Бүгенге көндә тузганак тамырының ракка каршы көрәшүе бик мөһим. Галимнәр ачыклавынча, тузганак тамыры химиотерапиядән дә әйбәтрәк.  Тикшерүләр нәтиҗәсендә тузганак тамырының рак күзәнәкләрен “үтерүе”, ә сәламәтләрен зарарланудан саклавы  ачыкланган. 

Тузганактан кофе ясау рецепты:

2 еллык тузганак тамырын казып алырга. 1,5-2 сантиметр калынлыкта турап табага яисә духовкага куярга, сыек көрән төскә кергәнче кыздырырга һәм кофемолкада тартырга. Аны гадәти кофе кебек пешерәсең (төсе һәм тәме белән  аерылмый диярлек).

Ә бу кайнатма тәмле генә түгел, файдалы да. Кайбар бавыр һәт үт куыгы авыруларыннан дәвалый. Аны менә шулай әзерлиләр:

400 тузганак чәчәген җыярга (тулы булмаган целлофан капчык килеп чыга), бер тәүлеккә суга салырга (12 сәгать тә тотарга була). Бу аның әчелеге чыксын өчен эшләнә. Аннан соң суны түгәргә һәм  чәчәкләрен сабагыннан аерып алырга (сабагы белән дә калдырырга була). Чәчәкләрне юып, аңа 0,5 литр кайнар су салырга һәм 15 минут кайнатырга, суынганчы тотарга, чәчәкләрен сөзеп алып ташларга.  Суын сөзеп, аңа 1 килограмм шикәр комы салырга һәм гадәти кайнатма кебек куерганчы  кайнатырга. Уттан алырга 5-7 минут кала аңа  лимон кислотасы салырга һәм кайнатма-бал әзер! Сәламәт булыгыз.

Мондый үсемлекне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев