Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт урыныннан оста файдаланган

Яшел Үзән прокуратурасы хезмәт урыныннан файдаланып, предприятиегә шактый гына зыян китергән 37 яшьлек Эльза Ивановага (исем-фамилиясе үзгәртелгән) гаепләү чыгарып, аның эшен судка бирде.

Бу хакта безгә прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев хәбәр итте. «Россия почтасы» унитар предприятиесе филиалларының берсендә  хезмәт коллективы җитәкчелегенә бәйле вазифаны башкарган бу ханым хезмәт эшчәнлеген үз файдасына  кулланган.  Ул клиентлардан коммуналь хезмәтләр өчен җыйган  акчаны почта элемтәсе бүлеге кассасына кертмәгән. Посылка өчен түләүләрне дә үз файдасына тоту очраклары күзәтелгән. Нәтиҗәдә бу  «озын куллы» хезмәткәр филиалга  240 мең сумнан артык зыян китергән.
Эльза Иванова, кыңгыр эше беленгәч, гаебен танырга мәҗбүр булган. Ул бу көнгә китерелгән зыянның бер өлешен каплаган да инде. Әмма аңа карата  ачылган җинаять эше Югары Ослан шәһәр судына җибәрелгән.
Кулга кергән акча, үзеңнеке булмаса да, кайберәүләрне бик кызыктыра, кыңгыр эшләргә этәрә. Вакытында тыелып кала белергә, хезмәт урыныңны бәяләргә, клиентларыңны хөрмәт итә белергә дә кирәк шул. Кире очракта, нәтиҗәсен күреп торасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев