Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт тәрбиясе – тормыш таләбе

Гомерем буе укытучы булып эшләгәнгә, мәктәп дөньясына кагылган үзгәрешләрне күздән кичерәм, искә төшереп алам.

Төрле программалар, тәрбия өлкәсенә кагылган «югарыдан» күрсәтмәләрне күп үтәргә туры килде. Яшь буынны хезмәткә тәрбия­ләү, патриотик тәрбия, интернационал дуслык тәрбия­ләү һәр дәрестә һәм аннан соң да кулланыла иде.  Без укучылар белән фермага бозау карарга да, чеби, куян үстерү, язгы-көзге авыл хуҗалыгы эшләрендә: бәрәңге, чөгендер алу, үстерү, урып-җыюда келәт алдында эшләүдә дә катнаштык. Хезмәт тәрбиясен алу гына түгел, ә хезмәткә аңлы караш, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү белән бергә, укучылар әти-әниләренә дә материаль яктан да аз булса да ярдәм итәләр иде. Бүгенге балалар белән чагыштырганда, ул чор укучылары хуҗалык эшләренең ниндиен генә башкармады. Урамда туп тибеп, көнне бушка уздырырга вакытлары юк иде. Уеннары – кич көтү кайткач, сыер-сарыклар караганда гына эләкте аларга. «Шулай тиеш» дигәннәрдер, карышу, тыңламауны бөтенләй белмибез. 
Акъегет мәктәбен тәмамлагач, беришеләр урта мәктәпкә, техникум-учи­лищега, ә малайларның күбесе Албабага СПТУга механизаторлыкка укыр­га барды. Ул малайлар теләп укыды, чөнки «техника җене» биләп алган иде аларны. Бүгенге көндә авылыбызда өлкән буын, урта буын механизаторларыбыз барысы да Албаба СПТУын бетергән. Кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, һәрберсе әлеге уку йортының укытучыларына рәхмәтле. Төпле белем бирелгән, җирне яратырга, намус белән эшләргә өйрәнгәннәр. Алай гына да түгел, улларына да әлеге сыйфатларны төшендерәләр. 
Ул чор балалары мәктәпкә дә җәяү, соңрак велосипед белән йөреп укыды. Көн саен 7-8 чакрым узу – сәламәтлекләрен дә ныгыткан ахрысы. Грипп белән авыручылар да аз иде. хезмәт чыныктыра ул. Укуда да калышмадылар. ә бүген бик кадерле булып, рәхәттә генә үсәләр. Автобус килмәсә мәктәпкә дә бармыйлар. Гаҗәп. Асфальт юл, кием-салым яхшы, тик укуга караш икенче инде. Колхозлар беткәч, аларга да булышасы юк, су ташыйсы, кизләүдә кер чайкыйсы, кыр буйлап печән чабып, арба тартасы да юк. Урамда чана, чаңгы шуу һәм башкасын компьютер уеннары алыштырды.
Әлбәттә, бүгенге буын – яңа буын. Яңача фикерләү, уйлау, тормышны, дөньяны яңача ачу. Ләкин хезмәт тәрбиясенең арткы планга күчүенә борчылам мин. Ярый ла тормыш бүгенгечә генә барса. Үзе теләгән эше булмаса, тормышы гел җитеш бармаса, нишләр бүгенге буын?! Кызларыбыз эрли, тегә, ямый, кул белән үз керләрен юа, ипи сала беләме? Улларыбыз кадак кага, сынганны төзәтә, көрәк-сәнәк сап­лый аламы? Чалгы тотып, һичьюгы бакча тирәсен чабып, чистарта беләме? Бу борынгы заман әбие бүгенге дөньяда яшәмидер, диярсез. Тик дөнья булгач, шуларның да кирәклеге алдыбызга килеп басуы бик мөмкин бит.
Авылларыбыз картая, әби-бабайларыбыздан килгән тормыш тәҗрибәсен үзебездән соңгыларга тапшырасы иде. Авылда яшьләр аз кала, кызларыбызга монда эш авыр дип, шәһәргә җибәреп бетердек инде. Хәзер егетләребез дә калага китү ягын карый. Авылыбызда механизаторларыбыз да санаулы гына калып бара. Механизаторлыкка укучы егетләребез дә аз, чөнки туучылар саны ким. Әле дә ярый СПТУда укытып торалар. Норлат зонасы авыллары өчен бу уку йортының булуы зур бәхет. Укучылар көн саен өйләренә кайтып йөри, әти-әниләренә борчыласы юк. Югары белемле, хезмәт тәрбиясен, техниканы яратырга өйрәтүче укытучылар эшли монда. авыл хуҗалыгының өметле киләчәге – шушы егетләребез кулында. Алдынгы тракторчы, комбайнчы, шоферларыбыз хезмәтен күреп һәр авыл кешесе сөенеп яши, чөнки туган ягыбыз кырларында гөрләп иген үсәчәк, эшкәртеләчәк, мул уңыш алачак. Механизаторлар җитешмәгән, кырларында чүп, америка өрәңгесе, шайтан таягы баскан авылларны телевизордан күрсәтеп торалар. 
Тракторчы егетләребез кышын, үз эшләреннән тыш, һәркемгә ярдәм күрсәтә, кардан юлларны ача, язын бакчаларыбызны сукалап ярдәм итә. Ярдәмчеллек хисен тәрбияләгән әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтле олы буын әби-бабайлар. Кызларыбызны да авыл җирендә калдыру өчен мөмкинлек тусын иде. Албабада СПТУда кирәкле һөнәргә өйрәтүче бүлек ачылса, ничек яхшы булыр иде. тегүне, пешекчене шәһәргә китеп өйрәнгәнче, үз авылыңа якын урында  укуы яхшы бит. Әти-әниләрдә: кая йөриләр, акча каян табып чыгарып җибәрәсе, юлда ул-бу була күрмәсен, иде дип борчылмас иде. хезмәт тәрбиясенең үсешенә күбрәк юл ачылса – яхшылыктан кала, бернинди зыян булмаячак.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев