Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт хакын түләргә туры киләчәк

Шәһәр һәм район предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсен прокуратура җитди контрольдә тота.

Чөнки хак түләү турында Хезмәт законнарында җентекле бәян ителгән.

Менә шулай, Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы торак йортларны ремонтлау буенча эшчәнлекне тормышка ашыра торган «Альянскастрой» җәмгыятенең элекке ике хезмәткәренең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрә.
Прокурор ярдәмчесе Р.Әсәдуллин аңлатуынча, мөрәҗәгать итүчеләрнең бу предприятиедә электромонтажчы вазыйфасында эшләүләре ачыклана. 2022 елның февралендә эштән киткәннән соң, эш бирүче алар белән тулысынча исәп-хисап ясамый, ул 80 мең сумнан артык бурычлы була.
Әлеге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры исеменә хезмәт законнарын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелә. Моннан тыш, җитәкчегә карата РФ КоАПның 5.27нче маддәсенең 6нчы өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатыла.
Прокуратура тикшерү материалларын Татарстан Республикасының Дәүләт Хезмәт инспекциясенә җибә рә.
Хәзерге вакытта бу закон бозу очрагы прокуратура контрольлегендә тора.
Түләмәдем дә котылдым дип уйлаган җитәкчеләр бик ялгыша. Хәзер хезмәткәрләр дә үз хокукларын даулый ала. 80 мең сум аз акча түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев