Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәерле сәгатьтә булсын

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Осиновоның В.В. Карпов исемендәге лицей базасында яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Әлеге мөһим чара укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшьләрдә укытучы һөнәренә кызыксындыру уяту максатыннан оештырыла.

Мөхтәрәм кунаклар арасында – ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурс кая, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев бар иде.
Катнашучылар өчен лицейның укыту эшчәнлегенең төп юнә лешләре буенча күргәзмә әзерлә деләр. Актлар залында сорау-җавап форматында очрашу узды, яңа укытучыларга котлау сүзләре яңгырады.
Быел Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләренә 21 яшь педагог эшкә кайтты. Рәнилә Насыйбуллина (рәсемдә уңда) Норлат мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлап, Казан педагогика көллиятенә укырга керә. Дүрт ел белем алган дипломлы белгеч 1 сентябрьдән педагогик хезмәт юлын башлаячак.
– Укыган вакытта ук Г.Тукай исемендәге 1нче гимназиядә III сыйныфларга белем бирдем. Ә бүген инде яраткан шәһәремә, 16нчы мәктәпкә эшкә кайтам, I сыйныфларны алачакмын. Әлбәттә, дулкынланам. Шулай да, балачактан хыялланган һөнәрем буенча эшләвем белән бәхетлемен! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Рәнилә.
Барлык яшь педагогларга уңыш лар телибез. Хәерле сәгатьтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев