Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәерле иртә белән!

Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Яңа туган көнгә матур теләкләр белән тулы шигъри тәлгәшләр сезгә, хөрмәтлеләребез!

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,
Һәр яңа көн — яңа бер өмет.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп.
Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.
Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.
Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.
Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.
Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.
Кайчагында хәтта язмышыңны
Хәл итә дә куя бер көнең.
Биеклеге, түбәнлеге сыя
Шул бер көнгә бөтен гомернең.

(Авторын белсәгез, хәбәр итегез)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев