Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәбәр итсәң, акчалата бүләк аласың

Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән кибетләренең берсендә лицензиясез аракы сатылу турында хәбәр килә.

Шулар нигезендә Яшел Үзәннең алкоголь инспекциясе  хезмәткәрләре  тикшерү уздырып, анда тәртип бозу фактларын күрә һәм  административ хокук бозу турында эш кузгата.
– Тикшерү барышында бернинди документсыз, лицензиясез 13 исемдәге  алкоголь эчемлеге сатылуы ачыкланды, – дип аңлата бу очракны  Татарстан Республикасы  Дәүләт алкоголь инс­пекциясенең  Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. – Хәзер административ тикшерү тәмамланды һәм закон бозучы административ хокук бозу турында беркетмә төзергә чакыртылды. Ә бу фактны хәбәр итүчегә  акчалата түләү билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев