Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хайваннарга карата кешелексезлек өчен җаваплылык

Хәтерләсәгез, 2018 ел ахырында терек­лек ияләренә  карата мөнәсәбәткә кагылышлы федераль закон чыгарылган иде. Шуңа күрә хәзер хайваннарга «хайванча» карау тыелган.  

Хуҗалары аларны тиешенчә карарга, ашатыр­га, кирәк икән  ветеринария ярдәме күрсәтергә тиеш. Кире очракта,  җаваплылыкка тартылуың ихтимал. Хәтта җинаять җаваплылыгына. Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин хәбәр итә. 
Әлеге законның 11нче маддәсе буенча хайваннан законсыз баш тарту тыелган. Яратмый башлаган этеңне яисә мәчеңне хәзер урамга куып чыгара алмыйсың. Әгәр дә баш тартырга телисең икән,  син аны  яңа хуҗага тапшырырга яисә аңардан законлы рәвештә баш тартырга тиешсең. Менә шуларны үтәмәсәң, синең гамәлең хайваннарга карата рәхимсезлек күрсәтү булып саналачак. Закон таләпләре үтәлми икән, хайваннарның законлы хуҗаларын административ, җинаять җаваплылыгы көтә.  Аерым алганда, Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 245нче маддәсе буенча, хайваннарга карата кешеләр яисә хуҗалары ягыннан кансызлык күрсәтелсә яисә тереклек иясен  имгәнүләргә, шулай ук, үлемгә дучар итсә, мондый кешелексезлек өчен җинаять җаваплылыгы каралган. 
Закон 2018 елның 27 декабреннән үз көченә кертелсә дә, аның кайбер нигезләмәләре  2020 елдан һәм 2022 елдан гына гамәлгә ашырыла башлаячак.
Закон булгач – закон инде ул. Аны барыбер үтәргә туры киләчәк. Димәк, бу хайванның хуҗасы мин дип, ни теләсәң шуны эшли алмая­чаксың.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев