Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хайваннарга да мөнәсәбәт үзгәрә

РФ Президенты тагын бер четерекле законга кул куйган. Ул чынлап та бик үзенчәлекле, чөнки кешеләргә түгел, ә аларның хайваннарга карата мөнәсәбәтенә кагыла. 

Прокурорның өлкән  ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев аңлатуынча, закон хайваннарга карата хуҗаларының мөнәсәбәт шартларын, бурычларын һәм җавап­лылыгын билгели. Закон буенча хайваннар белән ярышлар уздыру, аларга карата тупас мөнәсәбәт күрсәтү, йорт хайваннарын эшмәкәрлектә куллану, алар катнашында  җәрәхәтләнүләргә китерә ала торган тамашалар оештыру тыела. 
Йорт хайваннары белән  тамашаларны  махсус урыннарда, биналарда, аерым территорияләрдә генә оештырырга мөмкин булачак. 
Законның аерым нормалары этләр тотуга, потенциаль куркыныч токымнарны билгеләүгә, хезмәт этләрен тотуларга кагыла. Шулай ук хайваннар өчен приют тотучылар өчен таләпләр билгеләнгән. Болардан тыш, зоо­парклар, зообакчалар, цирклар, зоотеатрлар, дельфинарийлар, океанариумнар тотып, эшчәнлек алып баручылар лицензия алырга тиеш.  Лицензияне 2022 елга кадәр алырга кирәк булачак.
РФ Хөкүмәте өй шартларында тоту өчен тыелган хайваннар исемлеген дә раслаячак.  Әгәр дә исемлеккә кертелгән хайваннар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр алынган булса, аларны табигый үлемнәренә кадәр асрарга мөмкин булачак.
Бу федераль закон, кайбер кагыйдәләреннән тыш, басылып чыгу белән гамәлгә кертелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев