Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хайван да, кеше дә жәл түгел

Әле күптән түгел генә "Народная газета"да эшләүче коллегамның, песи балалары белән бергә боз салынган пакетны чүп савытыннан табып алу очрагын, аларны ташлаган кешеләрнең вәхшилеге турындагы язмасын укыган идем.

Һәм менә мин үзебез яшәгән дөньяның коточкыч булуына кабат инандым. Узган ял көннәрендә Яшел Үзәндәге бер йорт подъездында, бала елаган тавыш бирүче төргәк ташлап киткәннәр. Ул салкын һәм пычрак идәндә калдырылган бала тавышын, иртән тәмәке тартырга чыккан кеше чак ишеткән.
Мин, шундый адымга барырга җөрьәт иткән хатын-кызны гаепләргә ташланмыйм, бәлки аның моңа этәрерлек төрле сәбәпләре бардыр. Тик, Ходай өчен, сабыйны дымлы подъездда ташлап калдырырга нәрсә мәҗбүр итә ала икән? Нигә аны больницага яки балалар йортына илтеп куймаска?! Бала кирәк түгел икән, хәзерге заманда теләмәгән йөклелектән саклануның төрле чаралары бар бит!
Кешеләр, баш миегезне һәм йөрәгегезне (тагын нәрсәгез бар анда) эшләтегез инде! Сез бит хайваннар түгел! 

Регина Чибрикова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кошмаааар!!!