Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызлар хөрмә ашагыз!

1.Гаҗәеп аминокислоталарга бай

Хөрмә (финик) җимешләрендә 23 төрле аминокислота бар, башка бер генә җимештә дә алар шуның кадәр санда юк. Хатын-кызлар өчен мөһим аминокислоталарның берсе триптофан – тән күзәнәкләренең картаюына каршы тора. Шулай ук,  ул баш миенең әйбәт эшләве, психиканы нормаль хәлдә тоту өчен кирәк. Аны тагын стресслар һәм деп­рессияләр белән интегүчеләргә, акыл киеренкелеге нык таләп ителгәннәргә  дә ашарга киңәш ителә. 

2. Витаминнар һәм минераллар 
Хөрмә — файдалы матдәләр: бакыр, цинк, тимер, магний, калий, марганец, фосфор, натрий, протеинга, А, А1, С, В төркеме витаминнарына бай. 

3. Азык эшкәртүне яхшырта 
Чистарту үзлегенә ия булган бу җимешләр ашкайнату эшчәнлеге өчен дә бик файдалы. 

4. Тазартмый 
Хөрмә баллы булгач, күпләр аны бик калорияле дип уйлый һәм ашамаска тырыша. Әмма бу дөреслеккә туры килми! Диетологлар раславынча, хөрмәдән бик тазарып булмый, чөнки алар баллы булса да, калорияләре гадәти боткаларныкыннан да түбәнрәк. 

5. Йөклеләргә дә файдалы 
Хөрмәне бала тапканчы да, аннан соң да ашарга кушалар, чөнки бу җимеш составында аналыкны кыскарта һәм бала тапканда авыртуларны баса торган матдәләр бар. Кыскасы,  хатын-кыз организмын ныгытырга ярдәм итә. 

 (Кызыклы: диетологлар хөрмәне конфет-печеньеларга альтернатива буларак махсус тәкъдим итә. Хөрмәнең калория­се – 100 граммда 274 ккал).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев