Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызлар азына бара (Гыйбрәт)

Бу атнада ял көннәре җылы, матур булды. Апамның хәлен белеп кайтырга уйладым. Тукталышта автобус көтеп торам, миннән башка шунда тагын 5-6 кеше бар иде. Бераздан безнең янга бала ияртеп, яшь кенә бер гаилә килеп туктады. 3-4 яшьләр тирәсендәге малай уйнап йөргән җиреннән егылды да, кычкырып елый башлады.

Шуны гына көткәндәй, хатын, баласын юатыр урынына, урам тутырып иренә акырырга тотынды:
– Иртән үк әйттем, беркая бармыйбыз дидем, юк бит, анасын күрмичә тора алмый, маменькин сыночек... –дип,  китте-китте, туктамый гына бит. Ике кулын кесәсенә тыккан да, акырыпмы- акыра. Ир кеше баланы юата, «тукта инде» дип, хатынын тынычландырырга тырыша. Халык алдында шулай кимсеткәч, уңайсызлана да үзе. Ул ир кешенең, бәлки, ял көнендә генә булса да, тудырып үс-тергән анасының хәлен бе-лергә гаиләсе белән барасы килгәндер. Әбисе оныгын да сагынып көтеп тора бит.

Ата-анага хөрмәт булмаган гаиләдә тынычлык та юк, бала да дөрес тәрбия ала алмый. Тормышта булган авырлыкны хатын-кыз җиңелрәк кичерә. Чөнки ул рәхәтләнеп елый яисә иптәш хатынына барып, көне буе сөйләшеп, тынычланып кайта. Ә ир-атның психологиясе башкача. Алар күп сөйләшми, үз эченә бикләнеп, авыруга сабыша. Яки тагын да аянычрагы –шешәгә үрелә башлый.

«Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын», дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Соңгы елларда гаиләләр таркалу күбәя бара. Чөнки аның учагын сакларга тиешле хатын-кыз узынып китте: яшьтән үк урамда егетләр белән бергә сыра чемерү дисеңме, әшәке сүзләр белән сүгенү дисеңме... Кайберләре, ки-яүгә чыккач та, ирләрен газиз аналарына каршы котырта башлыйлар. Җизнәсенә, каенатасына күзе төшүчеләр дә бар хәзерге заманда. Бу бит коточкыч!

Гомерем буе авыру ке-шеләр арасында эшләгәч, төрле язмышлар белән очраштым. Ир-атның да, хатын-кызның да төрлесе бар. Гаиләм таркалмасын, балаларым ятим калмасын, сабыйларымны үги ата яки үги ана какмасын дип, кайгыларын эчкә йотып, түзеп яшәүче ир-атларга да, хатын-кызларга да Аллаһы үзе сабырлык бирсен.

Земфира ГАРИФУЛЛИНА, Туган як

 

 Язма “Матбугат ру” сайтыннан  күчереп бастырыла.

Фото:http://razvodimsia.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: