Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатирәләр һаман яңара

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга әнкәй үзенең сугышта билгесез югалган абыйсының һәм әтисенең каберләрен эзләп табарга дип төрле җирләргә хат язып карый.

Гел «хәбәрсез югалган» дигән җавап ала. Абыйсы турында «находясь  на фронте пропал без вести 27 июня 1944 года, 131 стрелковая  гвардия, Ленинградский Краснознаменный  полк, 4526 стрелковая  ордена Ленина дивизия», – дип язылган хәбәрләр генә килә.
Бакиров Кәбир Хәбир улы 1924 елда Мулла Иле авылында  туган, ВЛКСМ әгъзасы. Сугышта разведчик, автоматчы  булып лейтенант  дәрәҗәсе ала.
Бөек Ватан сугышының музей-мемориалы дип  аталган республиканың  милли музеенда  урнашкан бүлектә дә булдык, «Память народа», «Кремлин.ru» сайтларын да актардык. Өметләр өзелде дигәндә, Петербургтан хәбәр килеп иреште. «Вконтакте»дан  фотографияләр килә башлады. Бу хәбәрне  безгә ике туган апабыз Зөлфиянең улы Олег Майоров тапшырды. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Бу яшь кенә туганыбыз Казахстанда туа һәм шунда  яши, эшли. Быел, чираттагы ялын алып, эзләп табу  теләге  белән Петербургка  юл тота. Кулында Бакиров  Кәбирнең соңгы тапкыр әнисенә язган хаты һәм адресы була. Архивларда йөри, ни­һаять, Петербургтан 200 км  ераклыкта урнашкан  архивтан мәгълүматлар таба. Туганнар  каберлеге  Ленинград  төбәгенең Выборг  районы, Петровка бистәсе янындагы  Ладога  күленнән 17 км гына булып чыга.
Олег Кәбир абый җирләнгән  туганнар каберлегенә чәчәкләр  алып килә. Ул көн  нәкъ 27 июнь көне була, бу көнне 73 ел элек  Кәбир Бакиров  безнең бәхетле тормышыбыз, тыныч аяз күгебез  өчен яу кырында башын сала. Ул хәзер «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә түгел инде. Олег җирле администрация  белән сөйләшүләр алып бара. Мәрмәр тактаны яңарту турында сүз кузгаталар, туганыбыз үз өлешен кертми калмас.
Әнкәй һәм аның эне-сеңелләре  гомер буе  көттеләр. Ләкин җиде туганның берсе генә бу хәбәрне белү бәхетенә иреште.
Кәбир белән дә, Олег белән дә горурланабыз! Олегның икенче җәйгә ялында Латвиягә  барырга  теләген дә белдек. Чөнки бабабыз Хәбирнең соңгы хаты  Латвиядән була. Өметебез акланыр, дип уйлыйбыз.


Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: