Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

...Хат башы, язучы гына юк каршы...

Әтием Галимулла бик еш кына, үсмер чагын, сугыш елларын искә ала. Сугыш кырларында ятып калган әтисенә булган күңел хисләрен ул без – балаларына, онык ларына сөйләп күңелен юата, тәм таба.

Мин аннан: «Әтиең исән, хат язып сал, дисәләр, нәрсә турында язар идең», диеп сорадым. Ә ул чишелде дә китте... Аның истәлек-хатирәләрен сезгә дә җиткерәсем килеп, бабайга әти исеменнән хат язарга булдым. Ә хатны сезгә юллыйм, хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасын укучылар!!!
Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина.

Әти, сиңа сөйләр, язар сүзләрем шактый... Кырык дүрт яшендә тол булып калган әниебез, башка бер кешегә күтәрелеп тә карамады, без балаларын тәрбияләде, укытты. Без синең кебек таләпчән, максатчан, куркып калмаучан егет-кыз булып үстек. Мин, улың Галимулла, гомерем буе шофер, кызың Фәһимә шәфкать туташы булып эшләдек. Икебез дә синең исемгә тап төшермәдек.

Әти, исеңә төшерәсем килә. Сине сугышның беренче көннәрендә үк Кайбыч ягына окоп казырга җибәрделәр. Әле дә исемдә, күпме вакыт үткәндер, белмим, сине, әтием, окоп казудан чакыртып кайтардылар. Янәсе, сугышка китәргә повестка тапшыралар. Бик күпләр, без болай да сугыш өчен хезмәт куябыз, диеп, окоп казу эшеннән кайтмады. Ә син, әти, кайттың, син сугыш кырында туган илеңә, гаиләңә булган мөнәсәбәтеңне күбрәк күрсәтермен диеп уйлагансыңдыр ахры. Аннан Норлат авылына киттең, ул елларда военкомат шунда иде. Военкоматта, сине илтергә ат булмаган. ләкин, менә повестка дип, биреп җибәргәннәр, шул кәгазьне тотып, син янәдән, җиде чак рымны җәяүләп, авылга кайттың. Хәтерлим, әллә көз, әллә яз да кебек шунда, төгәл айларын да белмим икән. Әни двордан ат җигеп кайтты да, сине Свияжскига кадәр озатып куйдык. Юлда барганда нәрсәдер сөйләштек, нәрсәләрдер әйттең кебек, әтием. әни генә, яулык чите белән яшьләрен сөртә-сөртә, безне күзәтеп барды. Сөйләшкән сүзләр берсе дә истә юк.... Әй, әтием, шулай әни белән үз кулларыбыз белән сугышка озатып кайттык бит без сине. Бу адымыбыз өчен бик еш кына сүгәм үземне, орышам, оялмыйм, елаган чакларым да була... Соңыннан, синең урыныңда мин дә шулай эшләр идем, диеп, үз-үземне юатып куям... Бер-ике хатыңны алдык, аннан – юк, суга төштең дә, югалдың. Соңыннан, хәбәрсез югалды, дигән хат кисәге килде. Күз алдымда төсең, буй-сыныңны күзаллап карыйм, юк, булмый, хәтерләмим мин сине, әти. Әни сүзе буенча гына, Насыйбулла туганына охшаган иде синең әтиең, дигән сүз белән генә, гәүдәңне хәтеремдә яңартам. Менә бүген дә озын буйлы, кара бөдрә чәчле Насыйбулла абыйны күздә тотып, оныкларга бабайлары турында сөйлим.

Әтием, гомерем буе син калдырып киткән нигездә яшәдем. Дөньялар тыныч хәзер, өс бөтен, тамак тук, эшләгән өчен акчасын түлиләр, пенсия Аллаһка шөкер, яшәргә җитә. Без бүгенге рәхәт, матур тормышта яшәвебез өчен сезгә бурычлыбыз, синең кебек иленең тынычлыгы өчен башын салган меңләгән солдатларга рәхмәтлебез.
Әтием, бүгенге көндә инде үзем генә калдым. Әнием, синең хатының, 93 яшенә кадәр сине көтте дә, бакыйлыкка күчте. мин, хатыным Фәимәсез, инде 12 ел яшим. Әтием, синнән унбер яшендә калган улыңа да быел, Аллаһ боерса, 90 яшь була, ә сеңелем, кызың Фәһимәгә 82 яшь. Мин үзем балалар, синең оныкларың тәрбиясендә гомер итәм. Әтием, Ходай безгә бер дә юкка гына шулкадәр гомер бирмәгәндер, 42 яшендә туган иле өчен башын салган батыр егете – Гыйнияте өчен яшәтәдер, диепләр уйлап куям. Әтием, синең нәсел җебең бүгенге көндә дәвам итә, синең тамырың нык, гаиләң зур. 6 оныгың, 9 оныкчыгың, оныкларың үзләре дә инде әби-бабай булдылар. Аларның да 5 оныклары үсеп килә.
Әтием, бүгенге көндә укыган догаларым сиңа барып ирешсен иде. Бу хатымны да шундый уйлар белән тәмамлыйм.
Бу хат, йөз, кыяфәтеңне туганыңа карап кына күзаллаган Галимулла улыңнан.

Галимулла Гыйззәтуллин. Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев