Түбән Кама хастаханәсендә канализация люкында күкертле водород белән агуланучы зыян күргән эшчеләрнең берсе үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Иртән Каенлы авылында чистарту өчен канализация люгына өч эшче төшә. Алар аңын югалта. Аларга ярдәмгә җирле кеше килгән, әмма ул да аска егылган.
Нәтиҗәдә, ике кеше шунда ук үлә. Тагын икесен Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә китерәләр. Бу фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев