Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне турында

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы территориаль бүлеге Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысасында 20021 елның 25 мартыннан 1 апрельгә кадәр туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.

Аңлатма алу өчен барлык теләүчеләр Яшел Үзән территориаль бүлегенә эш көннәрендә 8(84371) 5-59-01 телефоны буенча 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән ел саен 24 мартта билгеләп үтелә, 2021 елда ул «Вакыт бара» девизы астында уза.

2020 елда Яшел Үзән районында туберкулез белән 54 авыручы исәпкә алынып, ул 2019 ел белән чагыштырганда 22,7% ка кимрәк булган, шуларның өчесе - балалар. Татарстан Республикасы буенча 913 туберкулез очрагы теркәлгән, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар - 33 кеше һәм бу узган елгы күрсәткечтән 18,8% ка кимрәк. Яшел Үзән районы буенча авырулар саны республиканыкыннан 44,7% ка югарырак.

Яшел Үзән районында барлыгы 168 туберкулез белән авыручы исәптә тора, шуларның 31,5%ы әйләнә-тирә мохиткә микробактерияләр бүлеп чыгара. Алар белән 800дән артык кеше элемтәдә тора, шулардан 2 кеше авырый башлаган. Авыручылар белән элемтәдә торучылардан еш кына тикшерүне вакытында узмаган, аннан читләшкән, профилактик препаратларны кабул итү режимын бозган кешеләр туберкулез белән авырый.

Туберкулездан иң яхшы саклану чарасы - вакцинопрофилактика. Туберкулезга каршы иммунизацияне БЦЖ һәм БЦЖ-М вакциналарын кулланып, профилактик прививкаларның Милли календаре кысаларында үткәрәләр. Туберкулезга каршы вакциналар авыруның иң авыр формаларыннан саклый.
Туберкулезга каршы вакцинация бала табу йортында бала туганнан соң 3-7 тәүлек эчендә үткәрелә. Әгәр балага бала тудыру йортында прививка ясалмаса, аны яшәү урыны буенча поликлиникада ясарга тиешләр.

Шуны истә тотарга кирәк, вакциналаштырылган балалар туберкулез белән сирәгрәк авырый, һәм аларда үлем белән тәмамланган авыр формалар булмый диярлек.

Туберкулезны иртә срокларда ачыклау максатыннан өлкән яшьтәге кешеләргә профилактик медицина тикшерүләре үткәрелә. Медицина оешмасына беркетелгән олы яшьтәге кешеләргә профилактик медицина тикшерүләре - 2 елга 1 тапкыр, аерым категорияләргә елына 2 тапкыр уздырыла.
Туберкулезга каршы көрәш – һәр кеше үз алдына куярга тиешле бурыч. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев