Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан

2 октябрьдә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында республика осталыгы финалы булды.

Ярышлар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. Ул һәр елны 1 октябрьдә билгеләнә. Мондый ярышлар беренче тапкыр 2011 елда булган иде.  Анда Дәүләт автоинспекциясе ветераннары катнашты. 2012 елдан   республиканың шәһәр һәм районнарында  әзерлек этаплары уздырыла һәм  Казандагы финалда катнашучылар билгеләнә башлады.

 

Быелгы финалда 42 автосөюче катнашты. 

Алар җиңел автомобильдә йөрү осталыгын, юл кагыйдәләрен белү-белмәүләрен күрсәтте. Конкурсны ачу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамиль Гафаров катнашты. Татарстан Хөкүмәте исеменнән  ул конкурсантларны  Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек, имин юллар теләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында  Бөгелмә районыннан Наталья Березовская җиңде. Пьедесталның икенче баскычына  Яшел Үзәннән Наталья Пашкова күтәрелде. Ә Лаеш районынан Рузалия Вәлиуллина өченче булды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм бүләкләр бирелде.

Юлия Леонтьева,

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев